- Язмыш мине һәрвакыт аның янында йөрткән. Дәваханада бер апа белән яттым. Әй яфалый иде шул мине. Үземә килен итәм сине, диеп әйләнгән саен кабатлады. Әйткәненә артык исем китмәде. Күп вакыттан соң юлда бер апаны утыртып алдым. Сөйләшеп кайттык. Энем ялгыз, хатын кирәк, дигәне хәтеремдә. Бераздан соң шул ук авылга икенче бер хатынны кайтарып куйдым. Юлда йөргәч, кешеләрне шактый күп ташыдым мин. Икенче юлы шул ук авылда бер яшь малайны төшереп калдырдым.
Бер көнне танышым мине ниндидер ялгыз бер ир белән таныштырмакчы булып китте. Моңа чаклы ул хәбәрләргә бөтенләй исем китми, колак салмый идем, ә бу юлы тоттым да, ризалаштым. Башта ерактан гына күрсәтте үзен. Аннары якыннан танышып киттек. Йортына алып кайткач, стенада теге чак дәваханада бергә яткан апаның фотосын күреп калдым. Ул моның әнисе булып чыкты. Тик ул инде мәрхүмә иде. Теге юлда утыртып алып кайткан апалар да, яшь малай да аның туганнары икән.
Язмыш мине аның тирәли әйләндереп тик йөрткән бит! Әле килеп шуны аңладым... Язмышыңнан бер ничек тә качып булмыйдыр ул, сиңа язган бәхет бары сиңа генә насип була торгандыр... Нинди генә сукмак сайласаң да, борма юллар сине барыбер шул бер тукталышка алып киләчәк. Сиңа гына кирәк тукталышка...
Л. Хәйруллина
Автор фотосы.